Рекламный баннер 990x90px bantop

Районыбызның игенчеләре бөртеклеләр уңышын җыюны төгәлләделәр

14:55 22.09.2025 16+
Районыбызның игенчеләре бөртеклеләр уңышын җыюны төгәлләделәр

Игенчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә гектардан уртача 41,1 центнер ашлык җыеп алынды. Тулаем җыем 200 мең тонна тәшкил итә.

Быел беренчеләрдән булып урып-җыюны «Казанка» ширкәте төгәлләде.

Уңыш күләме буенча иң югары күрсәткечкә «Игенче» ширкәте иреште, аның иген мәйданнарыннан 25,5 тонна бөртекле культура җыелды.

Районның урып-җыю кампаниясе алдынгылары булып:

Комбайннарның беренче төркемендә:
1. “Северный” ширкәтеннән Фәрид Сафин 2004 тонна,
2. “Тукай” ширкәтеннән Радиф Сәфәров 1989 тонна,
3. “Ватан” ширкәтеннән Айнур Мостафин 1403 тонна ашлык суктырган.

Икенче төркемдә:
1. “Игенче” ширкәтеннән Харис Вилданов 2596 тонна,
2. «Игенче» ширкәтеннән Зөлфәт Абдрахманов 2593 тонна,
3. “Яңарыш” (Возрождение) ширкәтеннән Рамил Хөснетдинов 2216 тонна ашлык суктырган.

Өченче төркемдә:
1. “Казанка” ширкәтеннән Фаил Халиуллин 3923 тонна,
2. “Кырлай” ширкәтеннән Расих Галимҗанов 3817 тонна,
3. “Кырлай ширкәтеннән Радис Җәләлиев 3153 тонна ашлык суктырган.

Уңдырышлылык буенча Северный ширкәте алда, ул һәр гектардан 57,8 центнердан артык ашлык җыйган.

Районда сезонлы башка эшләр дә дәвам итә. Аерым алганда, көзге культуралар 13526 га мәйданда чәчелгән. Бәрәңге алу эшләренең 50%ы үтәлгән, әлегә 941 га дан 23734 тонна бәрәңге җыеп алынган, гомуми мәйданнан алганда кырларның 63%ы эшкәртелгән.
1553

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ