Рекламный баннер 990x90px bantop

Бүген Арча районында илкүләм космонавтика атналыгы уңаеннан мәртәбәле кунаклар булды

21:26 08.10.2025 16+
Бүген Арча районында илкүләм космонавтика атналыгы уңаеннан мәртәбәле кунаклар булды

Россия Герое, лётчик-космонавт Александр Юрьевич Калери (космоста 5 очыш дәвамында 769 тәүлек), илебезнең төп баллистика белгече, С.П.Королёв исемендәге "Энергия" ракета-космик корпорациясенең баллистика бүлеге җитәкчесе, техник фәннәр докторы Мортазин Рафаил Фәрвазович, районыбызның "Җиһангирлар" инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Шәйхенурович Гайнетдинов җитәкчелегендә Арча шәһәре 6нчы номерлы мәктәбендә укучылар белән очраштылар.

Яңа Кенәр авылы "Җиһангирлар" паркында тантаналы митингта катнашып илебезнең космонавтика үсешенә өлеш керткән белгечләр истәлегенә венок, чәчәкләр салдылар.

Чара ахырында әлеге паркка Кедр (Ю.Гагаринның эш атамасы) агачлары утыртылды.

#АрскКультура
1956

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ