Рекламный баннер 990x90px bantop

14-16 ноябрь көннәрендә Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе оештырыла

16:10 07.11.2025 16+
14-16 ноябрь көннәрендә Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе оештырыла

14 ноябрьдә диктант – Татарстанда, 15 ноябрьдә – Россия төбәкләрендә, ә 16 ноябрьдә чит илләрдә уздырылачак.

Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буенча таралып яшәгән татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту.

Быел «Татарча диктант» акциясе унынчы тапкыр үткәрелә һәм күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана.

Акция бүгенге көндә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган мөһим проектларның берсе.

«Татарча диктант» акциясенең трансляциясе 14-16 ноябрь көннәрендә «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк һәм «Болгар радиосы»нда яңгыраячак.

️Акцияне оештыруда җаваплы итеп билгеләнгән һәр кешегә 10 ноябрьгә кадәр diktant.tatar сайтында теркәлергә.

Районыбызның белем бирү оешмалары диктантны 14 ноябрь көнне сәг.10.00 яза.
1012

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ