Рекламный баннер 990x90px bantop

Буген Арча үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,

16:13 12.11.2025 16+
Буген Арча үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, журналист Фирдүс Гыймалтдинов әсәрләре буенча китап укучылар конференциясе узды.

Очрашуда Казан шәһәренең «Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Шәриф Еникеев исемендәге Республика махсус китапханәсе» директоры Хәертдинов Идрис Әдип улы, шушы ук китапханәнең төбәкара хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әхмәтҗанова Миләүшә Радик кызы, Арча районы Сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Зарипов Зөфәр Шамил улы, сукыр һәм начар күрүче райондашларыбыз, Балтач районыннан сәламәтлеге чикле китап укучылар, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студентлары һәм укытучылары катнашты.

Чара 13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне уңаеннан уздырылды. Очрашуда Фирдүс Гыймалтдиновның катнашуы очраклы түгел. Язучының “Буа”, “Урда ханы Үзбәк” романнары, “Шом”, “Үлемнән бер адым алда” повестьлары Брайль шрифты белән бастырылып, аларны күрмәүче китап укучыларыбыз да укый ала.

Конференция язучы әсәрләренә анализ ясау, фикер алышу форматында узды. “Урда ханы Үзбәк” романы буенча районыбызның хөрмәтле ветеран укытучысы Фәрит Вәдүт улы Вафин тулы һәм тирән фикере белән уртаклашты.

Начар күрүчеләрдән Арчадан Илгизәр Хөсәенов, Балтачтан Рамил әфәнде, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзасы Марсель Шарапов әсәрләргә карата үз фикерләрен җиткерделәр.
1969

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ