Рекламный баннер 990x90px bantop

Буген хезмәт ветераны Шакирҗанова Вәсилә Имильямин кызы 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә!

13:30 14.12.2025 16+
Буген хезмәт ветераны Шакирҗанова Вәсилә Имильямин кызы 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә!

Бер гасырлык гомер дәверендә аның тормышы сынаулар һәм кыенлыклар белән тулы, ләкин бернигә карамастан, ул күңел җылысын һәм рух ныклыгын саклап калган.

Күкрәгендәге күпсанлы медальләр шуның дәлиле, алар арасында «Хезмәт ветераны», «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, бүген республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән тагын бер медаль - «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы
төзелүгә 100 ел» медале бирелде.

Хәзерге вакытта Вәсилә апа оныгы гаиләсендә хөрмәттә яши, үзенең зирәклеге белән сөендерә.

Хөрмәтле Вәсилә Имильямин кызы!

Сезне бер гасырлык юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз!

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле гомер кичерүегезне телибез.

#100яшь
#Арчаюбилярлары
2886

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ