Рекламный баннер 990x90px bantop
Арча педагогика көллиятенә 95 яшь! Котлы булсын!
21:30 16.12.2025 16+
Арча педагогика көллиятенә 95 яшь! Котлы булсын!
Бүген Арча мәдәният йортында бик тә истәлекле вакыйга булды – Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте үзенең 95 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтте!
Бу кичә чын күңелдән рәхмәт сүзләре, җылы очрашулар һәм хатирәләр белән тулы иде.
Педагогик эшчәнлек ветераннары, хәзерге укытучылар, студентлар һәм, әлбәттә, көллиятне төрле елларда тәмамлаган укучылар — барысы да кадерле уку йортларының җанлы атмосферасына чумдылар.
Көллият тәмамлаучыларының уңышлары гаҗәпләндерә: алар арасында танылган мәдәният эшлеклеләре, талантлы педагоглар, театр һәм кино артистлары, күренекле язучылар һәм журналистлар бар. Бу, һичшиксез, көллиятнең югары дәрәҗәдәге әзерлек бирүенең һәм зур кадрлар тәрбияләвенең якты чагылышы!
Бәйрәм кунакларын Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов котлады.
Ул үз чыгышында көллиятнең бай тарихына басым ясады һәм аның бүгенге көндә дә милли мәгарифкә педагогик кадрлар әзерләү юлыннан тайпылмыйча, замана белән бергә атлап хезмәт итүен ассызыклады.
Кадерле Арча педагогика көллиятенә киләчәктә дә уңышлар, яңа үрләр, талантлы укучылар һәм зур җиңүләр телибез!

Оставить сообщение: