Рекламный баннер 990x90px bantop
️Татар теле һәм әдәбияты укытучылары фикер алыша.
05:52 26.12.2025 16+
️Татар теле һәм әдәбияты укытучылары фикер алыша.
25 нче декабрь көнне Яңа Кишет төп мәктәбендә “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә аралашу технологиясен куллану” темасына район семинары узды. Районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларын мәктәп директоры Минҗанов Фарсель Марсель улы мәктәп тормышы, укучылар һәм укытучыларның уңышлары белән таныштырды.
Килгән кунакларга, балалар бакчасы, авыл китапханәсе белән уртак эшчәнлек күрсәтелде. Укучыларның кул эшләренә, махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбызга багышланган почмак, укучыларның уңышларын яктырткан күргәзмәләр тәкъдим ителде.
5 нче сыйныфта татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәләлетдинова Гөлфания Раиф кызы Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әсәре буенча “Ана җылысы - кояш җылысы” темасына дәрес уздырды. Укытучы дәрестә төрле алымнар кулланып, әсәрне тормыш белән бәйләп, укучыларга әхлак тәрбиясе бирде. Татар теле укытучысы Җамалиева Альбина Минзыя кызы һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары Минҗанова Энҗе Фарук кызының “Дәресләрдә ясалма фәһемне куллану” темасына үткәргән осталык дәресеннән укытучылар үзләре өчен күп мәгълүмат алдылар.
Бик бай эчтәлекле ”Җиңү көне шатлык китерсә дә, төзәлмәде, ләкин яралар...” дип исемләнгән патриотик әдәби-музыкаль кичәне һәркем зур дулкынлану белән карады.
️Түгәрәк өстәлдә дәресләргә анализ ясалды, мәгариф идарәсе методисты Энҗе Габдулатҗан кызы алда торган максатлар, бурычлар белән таныштырды һәм семинарның югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте.Татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзара тәҗрибә уртаклашып, үзләре өчен бай мәгълүмат туплап кайттылар.

Оставить сообщение: