Рекламный баннер 990x90px bantop

20 декабрьдән Татарстанда "Күрше" фестиваленең кышкы сезоны башланды. Фестиваль вакыйгалары "Татарстанда Кыш" проекты кысаларында уза.

17:40 05.01.2026 16+
20 декабрьдән Татарстанда "Күрше" фестиваленең кышкы сезоны башланды. Фестиваль вакыйгалары "Татарстанда Кыш" проекты кысаларында уза.

Фестиваль күршелекне үстерүгә һәм республиканың җәмәгать киңлекләрендә чаралар үткәрүдә халыкның инициативаларын хуплауга юнәлдерелгән.

Кышкы сезонга 1 400 проект кабул ителде, шуларның 49ы сайлап алынды. Алар арасында Арча район Мәдәният йорты тәкъдим иткән "Мост дружбы-Дуслык күпере" этномәдәни квесты да бар.

Бүген әлеге чара районыбызның Җиңү паркында узды. Чарага килүчеләр "Чишмәгә суга бару", "Киез итек", "Коймак пеш", "Җитез чана" кебек спорт һәм милли уеннарда катнашты, кайнар коймак һәм чәй белән сыйландылар.

Җыр-моң яратучыларны "Русская песня", "Шишор", "Туым жондызы" вокаль коллективлары сөендерде.

Чыршы уенчыгы ясау буенча осталык дәресе, Кыш Бабай һәм Кар кызының бәйрәм котлавы, квест ахырында кар көртенә яшерелгән хәзинәне эзләү чараны тагын да кызыклырак итте.

Чираттагы "Мост дружбы-Дуслык күпере" этномәдәни квесты 23 гыйнвар Көнчыгыш бистәсендә урнашкан Г.Тукай исемендәге паркта (мәчет янында) узачак. Барыгызны да көтеп калабыз!

zima.tatar сайтына кереп, Татарстанның барлык районнарында узган чаралар белән таныша аласыз.

#АрскКультура #АрскийРДК
#ЗИМАВТАТАРСТАНЕ
#АЙДАГУЛЯТЬ
#КЫШТАТАРСТАНДА
931

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ