Рекламный баннер 990x90px bantop

Халык язучысына хөрмәт: Гомәр Бәшировның юбилее уңаеннан әдәби очрашу

15:18 16.01.2026 16+
Халык язучысына хөрмәт: Гомәр Бәшировның юбилее уңаеннан әдәби очрашу

Бүген «Казан арты» тарих-этнография музеенда татар халкының йөзек кашларының берсе булган Халык Язучысы, Габдулла Тукай премиясе иясе Гомәр Бәшировның тууына 125 ел уңаеннан салмак уку сеансы үтте: «Әни» хикәясе, «Көзге ачы җилләрдә» повестеннән өзек укылды.

Килгән кунаклар Гомәр Бәширов, аның иҗаты  турында истәлекләр һәм фикерләр белән уртаклаштылар.

Татар әдәбиятының күренекле вәкиле, халык язучысы Гомәр Бәшировның исеме һәм иҗаты һәркемгә таныш.

Аның әсәрләре безнең күңелләрдә тирән эз калдырган, милли рухыбызны баеткан. Гомәр Бәшировны,  аның иҗатын искә алу – ул безнең өчен зур хөрмәт һәм рәхмәт белдерү билгесе.

#АрскКультура
#КазанАртыМузее
463

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ