Рекламный баннер 990x90px bantop

«Арча батырларын данлый — 2026»: хезмәт батырларына олы хөрмәт!

18:26 17.01.2026 16+
«Арча батырларын данлый — 2026»: хезмәт батырларына олы хөрмәт!

Бүген районыбызда узган тантаналы чарада үз эшенең осталары, фидакарь хезмәтләре белән Арча төбәген алга этәрүче якташларыбызны хөрмәтләдек.

Республика дәрәҗәсендәге бүләкләр:

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы:
— Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен 10 кеше Министрлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
— Агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлешләре өчен 33 кешегә Министрлыкның Рәхмәте белдерелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы:
— Район үсешенә керткән зур хезмәтләре өчен 13 кеше Татарстан республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды.

Туган телне саклау һәм үстерү:
— Милли мәгариф өлкәсендәге уңышлары һәм татар телен үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенең Рәхмәт хаты белән 3 кеше бүләкләнде.

Муниципаль берәмлекләр Советы:
— «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән — 2 кеше, Рәхмәт хаты белән 2 кеше билгеләп үтелде.

Арча районының югары бүләкләре:

«Арча муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән районыбызны үстерүгә һәм камилләштерүгә зур өлеш керткән 3 якташыбыз бүләкләнде.

Арча муниципаль районы Башлыгы исеменнән:
— Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен 6 кеше Мактау грамотасына лаек булды.
— Район үсешенә керткән өлешләре өчен 15 кешегә Рәхмәт хаты тапшырылды.

Хөрмәтле хезмәт батырлары! Сезнең һәркайсыгыз — Арча җирлегенең горурлыгы. Сез куйган тырышлык нәтиҗәсендә районыбыз яңа үрләр яулый, халкыбыз имин яши. Сезгә ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа хезмәт җиңүләре һәм гаилә бәхете телибез!
419

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ