Рекламный баннер 990x90px bantop
2026 ел Татарстанда "Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы" дип игълан ителде
08:00 27.01.2026 16+
2026 ел Татарстанда "Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы" дип игълан ителде. Районыбызда әлеге елны Арча район Мәдәният йортының "Әллүки" балалар театр студиясе (җит: Ләйлә Мөхәммәтгалиева) ачып җибәрде. Алар Туфан Миңнуллин әсәренә нигезләнеп "Иптәш командир" спектаклен күрсәттеләр.
Батырлык, хезмәт кебек төшенчәләргә кечкенәдән нигез салына. Әлеге елны нәкь менә яшь буын, балаларыбызның ачуы аеруча да әһәмиятле. Яшь буынның үз илебез тарихын өйрәнүләре, Ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнүләре һәм төрле вакытта Ватаныбызны саклаган геройлар истәлеген саклавы бик мөһим. Батырларның бөек мирасын саклау, аларның кыюлыгын һәм хезмәтләрен өлге итеп алу, кыйммәтле тәҗрибәләренә таянып атлау — изге бурычыбыз.
"Әллүки" балалар театр студиясенең яшь артистларына зур уңышлар, яңа үрләр юлдаш булсын!
Илләребездә тынычлык урнашсын, Ватан сагында булган ир-егетләребезгә тизрәк әйләнеп кайтырга язсын!
#АрскКультура #АрскийРДК

Оставить сообщение: