Рекламный баннер 990x90px bantop
"Бу ни бу?" сәхифәсендә нинди экспонат чыккан иде? Җавабын түбәндә язабыз.
14:00 04.03.2026 16+
"Бу ни бу?" сәхифәсендә нинди экспонат чыккан иде? Җавабын түбәндә язабыз.
Бүгенге көндә әлеге предметны музейларда яки фольклор бәйрәмнәрендә генә күрергә мөмкин, әмма ул халкыбызның осталыгын һәм табигый материалларны куллана белүен күрсәтүче кыйммәтле ядкарь.
Каймактан яки сөттән май язу өчен кулланыла торган җайланма - ГӨБЕ (рус. маслобойка) дип атала.
Гөбе тар бүрәнәнең (яки агач бүкәненең) эчен чокып ясала. Бу ысул савытның ныклыгын тәэмин иткән һәм май язганда сыеклыкның читкә чыгуына юл куймаган.
Гадәттә ул цилиндрсыман яки өскә таба тарайган формада була. Аның эчендә озын саплы, аскы өлешендә тәре сыман калагы булган таяк — пешкәк йөри.
Нәкъ менә шушы таяк белән өскә-аска гөбердәтеп (бәреп) май язалар.
Гөбе ясау өчен күбесенчә юкә, имән яки артыш агачы кулланылган. Бу агачлар майга үзенчәлекле тәм һәм хуш ис биргән.
️ Май язу процессы берничә сәгатькә сузылырга мөмкин булган. Бу эш зур физик көч һәм сабырлык таләп иткән.
Күпләрегез дөрес җавап бирде.
️ Ничек уйлыйсыз, гөбедә язылган майның тәме кибеттә сатыла торган майдан аерыламы?
Фикерләрегез белән комментарийларда бүлешегез әле, дуслар!
#АрскКультура #КазанАртыМузее #МузейФонды

Оставить сообщение: