Рекламный баннер 990x90px bantop
"Бишек җыруы"нда — әниләр җылысы һәм Тукай моңы
11:52 12.03.2026 16+
"Бишек җыруы"нда — әниләр җылысы һәм Тукай моңы
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан республикабызда “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты гөрләп дәвам итә.
Бүгенге Арча үзәк китапханәсендәге очрашу да аеруча дулкынландыргыч булды — шигърияткә гашыйк, җыр-моң яратучы күп балалы әниләрне килгән иде. Бергәләп Тукайның иң матур әсәрләренең берсе — “Бишек җыруы”н искә төшерделәр.
Чараның күрке — Наласа авылы китапханәчесе Гөлчәчәк ханым булды. Аның искиткеч моңлы тавышы, матур җырлары һәм йөрәккә үтә торган шигырьләре әниләрне әсир итте.
Гөлчәчәк ханым әниләргә бишек җырларын өйрәтте, иҗатның тылсымлы дөньясына алып кереп, истә калырлык матур мизгелләр бүләк итте.
Мөләем, ягымлы һәм тәмле телле Гөлчәчәк ханымга, шулай ук килгән барлык әниләребезгә зур рәхмәт белдерәбез! Тукай сүзе һәр йортта яңгырасын!

Оставить сообщение: