Рекламный баннер 990x90px bantop
"Арча ягы - данлы төбәк" рубрикасыннан: Госман Бакировның якты истәлегенә
10:01 12.03.2026 16+
"Арча ягы - данлы төбәк" рубрикасыннан: Госман Бакировның якты истәлегенә
Буген безнең рубрикада — районыбызның горурлыгы, фронтовик язучы, мәгариф эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Госман Фәтхулла улы Бакиров!
Госман абый 1896 елның 12 мартында, безнең районның данлыклы Югары Курса авылында дөньяга килгән. Мәгърифәтче Габденнасыйр Курсавиның туган җирендә үсеп, 16 яшеннән үк балаларга белем бирә башлаган.
️ Тормыш юлында сугыш һәм әсирлек: Госман Бакиров беренче бөтендөнья сугышында катнаша, 1916 елда әсирлеккә эләгеп, 1918 елга кадәр Австриядә була. Туган ягына әйләнеп кайткач, ул балалар укытуын дәвам итә.
Мәгариф һәм иҗат юлы: 1923 елдан Казанга күчеп, Габдулла Тукай исемендәге балалар йортында эшли, укытучылар институтын тәмамлый. "Мәгариф" журналында, Татарстан китап нәшриятында җаваплы вазифалар башкара.
️ Сугыш елларында – батырлык һәм тугрылык: 1942 елның 18 ноябрендә Госман Бакиров үзе теләп сугышка китә. Орудие командиры, аннары "Ватан намусы өчен" газетасының хәрби корреспоненты була. "Кызыл Йолдыз", "Икенче дәрәҗә Ватан сугышы" орденнары, "Берлинны яулаган өчен", "Праганы азат иткән өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнә.
️ Язучы буларак таланты: Аның балалар өчен күп китаплары, пьесалары дөнья күргән: "Беренче җиңү", "Башваткычлар", "Яшәсен яшьләр", "Мыеклы бикә", "Сиртмәле кое", "Партизан малай", "Утлы тегермән" һәм башка күп әсәрләре бар.
Хөрмәт һәм танылу: 1955 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә, 1966 елда "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә лаек була.
Госман Бакиров 1982 елның 13 мартында, 86 яшендә вафат була. Аның иҗаты һәм батырлыгы безнең өчен һәрвакыт үрнәк булып калачак.
#АрскКультура #ӘдәбиятҺәмСәнгатьМузее #ГосманБакиров #Арча #ТатарЯзучысы #Фронтовик

Оставить сообщение: