Рекламный баннер 990x90px bantop

"Арча ягы - данлы төбәк" рубрикасыннан

09:41 12.03.2026 16+
"Арча ягы - данлы төбәк" рубрикасыннан.
Якташыбыз, фронтовик язучы, мәгариф эшлеклесе Бакиров Госман Фәтхулла улы 1896 елның 12 мартында районыбызның Югары Курса авылында туа. Дөньяга мәшһүр мәгърифәтче Габденнасыйр Курсавины биргән, тирә-якта дан тоткан Курса авылы мәдрәсәсендә белем алгач, 16 яшьлек Госман күрше Югары Симет, Сарай-Чокырча авылларында өч ел балалар укыта.
Ул 1915 елда солдатка алына, Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша. 1916 елда, үзе хезмәт иткән часте белән чолганышта калып, дошман кулына эләгә һәм 1918 елга кадәр Австриядәге Дебрецен шәһәрендә әсирлектә була.
Туган якка әйләнеп кайткач Сарай-Чокырча, туган авылы Югары Курса мәктәпләрендә балалар укытуын дәвам итә. 1923 елда Казанга килә, Габдулла Тукай исемендәге балалар йортына эшкә урнаша, шул ук вакытта кичләрен җир төзү техникумында укый, соңрак педагогия институтын тәмамлый, “Мәгариф” журналында,  Татарстан китап нәшриятында җаваплы вазыйфалар башкара.
1942 елның 18 ноябрендә ул үзе теләп фронтка китә, башта орудие командиры, соңрак “Ватан намусы өчен” газетасы редакциясендә хәрби корреспондент була. “Кызыл Йолдыз”, “Икенче дәрәҗә Ватан сугышы” орденнары, “Берлинны яулаган өчен”, “Праганы азат иткән өчен” һәм “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.
Аның балалар өчен “Беренче җиңү”, “Башваткычлар”, “Яшәсен яшьләр”, “Безнең рапорт”, “Сафа балалары” исемле пьесалары аерым китап булып басылып чыга. “Мыеклы бикә”, “Сиртмәле кое”, “Сугышчы көндәлегеннән”, “Партизан малай”, “Классташлар”, “Пьесалар”, “Утлы тегермән”, “Моя учительница”, “Укытучы апам”, “Бормалы  юллар” китаплары дөнья күрә. 
Госман Бакиров 1955 елда Татарстан Язучылар берлегенә алына, 1966 нчы елны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек була. 
1982 елның 13 мартында 86 яшендә  вафат була.
#АрскКультура #ӘдәбиятҺәмСәнгатьМузее
399

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ