Рекламный баннер 990x90px bantop
Бүген Үзәк китапханәдә татар әдәбиятының иң якты йолдызы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Арча районындагы Г
20:25 26.03.2026 16+
Бүген Үзәк китапханәдә татар әдәбиятының иң якты йолдызы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Арча районындагы Г.Тукай исемен йөрткән уку йортлары арасында “Син Тукайны беләсеңме?” дигән тема астында библиобрейн-ринг уздырылды.
Интеллектуаль уенда Арча педагогия көллиятеннән, Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбеннән һәм Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбеннән командалар көч сынашты. Аларның белемнәренә бәяне жюри билгеләде.
Уен барышында укучылар 10 төрле бирем үтәп, төрле өлкәләрдә белем дәрәҗәләрен күрсәттеләр. Катнашучылар Тукайның балачагы белән бәйле әсәрләреннән өзекләр, иҗатын өйрәнгән белгечләр һәм Г.Тукай портретын ясаган рәссамнарны тануга биремнәр чиштеләр. Шулай ук уенда бөек шагыйрнең әсәрләренә ясалган иллюстрацияләрне кулланып, җанлы картина ясап, Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләү дә оештырылды. Капитаннар ярышында “әйе”, ”юк” җавабы белән Г.Тукайга бәйле кызыклы фактлар ачыкланды. Уенда җанатарлар да биремнәр үтәде.
Чара ахырында жюри нәтиҗәләр белән таныштырды һәм катнашучыларга истәлекле дипломнар белән бүләкләр тапшырылды.
#Арсккультура #АрскаяЦентральнаяБиблиотека
#Тукайга140ел_Арча

Оставить сообщение: