Рекламный баннер 990x90px bantop
"ЙОЛДЫЗЛЫК"ТА БАЛКЫЙБЫЗ!
12:33 27.03.2026 16+
"ЙОЛДЫЗЛЫК"ТА БАЛКЫЙБЫЗ!
Шушы көннәрдә Кукмара Мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык" XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды. Анда Кукмара, Арча, Саба, Биектау, Балтач, Әтнә, Теләче районнарыннан килгән йөзләгән яшь талант үз осталыгын күрсәтте.
26 апрельдә фестивальнең Гала-концерты узды. Моңлы тавышлы балалар, җор телле егетләр һәм кызлар, идәннәрдән ут чыгарырдай оста биючеләребез бу көнне чын сәхнә йолдызлары булып балкыдылар!
Нәтиҗәләр дә безне бик куандырды:
"Хореография" номинациясендә:
• Арча район Мәдәният йортының "Аллегро" үрнәк бию коллективы (җит: А.Ондрина):
• кечкенәләр төркеме – Махсус бүләккә;
• уртанчылар төркеме – 1 нче урынга;
• зурлар төркеме – 3 нче урынга лаек булды.
"Конферанс" номинациясендә: ️
• "Әллүки" балалар театр студиясе (җит: Л.Мөхәммәтгалиева) укучылары:
• Нурсолтан Фәйзрахманов һәм Зөһрә Миннебаева – Махсус бүләккә;
• Зәмирә Гыйльметдинова – 2 нче урынга лаек булды.
Фестивальдә катнашып, үз осталыкларын күрсәткән һәрбер балага, аларның тырыш җитәкчеләренә, ярдәмчел әти-әниләренә бик зур рәхмәт!
Барлык җиңүчеләрне дә ихлас күңелдән котлыйбыз! Безнең яшь йолдызларыбызга Казан шәһәрендә узачак суперфиналда тагын да якты һәм истәлекле чыгышлар, зур җиңүләр телибез! Алга, зур үрләргә!
#АрскКультура #АрскийРДК #Йолдызлык #СозвездиеЙолдызлык

Оставить сообщение: