Рекламный баннер 990x90px bantop

МӘДӘНИЯТ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘДЕЛӘР

19:18 28.03.2026 16+
МӘДӘНИЯТ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘДЕЛӘР

Бүген Арча район Мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы чара узды. Әлеге истәлекле көнне районыбызның мәдәни тормышын баетучы, халыкка рухи азык бирүче фидакарь затларны хөрмәтләү - һәрвакыт зур әһәмияткә ия.
Мәдәният – ул халыкның йөзе, аның тарихы, гореф-гадәтләре, рухи байлыгы. Ә мәдәният хезмәткәрләре – бу байлыкны саклаучылар, киләчәк буыннарга тапшыручылар. Алар үзләренең көчләрен, вакытларын, күңел җылысын халыкка хезмәт итүгә багышлыйлар.
Тантаналы чарада Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты һәм үзенең чыгышында мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәтен белдереп, аларның хезмәте игелекле һәм мөһим булуын ассызыклады.
Бәйрәм кысаларында иң яхшы мәдәният хезмәткәрләре бүләкләнде. Күпьеллык намуслы хезмәтләре, мәдәният өлкәсенә керткән өлешләре өчен бер төркем мәдәният хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
#АрскКультура #АрскийРДК
1277

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ